Сборная команда Кильдебякского сельского поселения по мини-футболу заняла II место

23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды.

23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Ильсаф Шамсутдинов, Килдебәк авылыннан Марсель Мингазиев, Ильназ Мавлитов, Тахир Хаеров, Радиф Ибраев, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Аскаров уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин саклады. Югары лиганың финал өлешенә чыгу өчен безнең команда РЭС командасы белән уйнады. Уен безнең файдага 8:1 исәбе белән тәмамланды. Лиганың финал өлешендә безнең команда Саба районының югары лигасында куп тапкыр чемпион калган ШЛПУМГ командасы белән очрашты. Әлеге уен бик киеренке һәм мавыктыргыч булды.   Нәтиҗәдә егетләр ШЛПУМГ командасына 2:4 исәбе белән оттырдылар. Шулай итеп безнең егетләр югары лигада беренче тапкыр уйнавларына карамастан, оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, Саба районының мини-футбол буенча югары лигасының II урынын яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы сезонда да   уңышлар телибез.

Последние новости

Академия наук Татарстана учредила новую премию для учёных «Научный прорыв. Фәнни алга китеш»

Академия наук Республики Татарстан объявила об учреждении новой премии «Научный прорыв.

Все-таки отстояли сельсоветы? Володин согласился с Татарстаном по реформе МСУ

Госдума готова дать регионам право самим определять модель самоуправления, как и требовал Минниханов «Отрадно,

Ветеран встречает 95-ый день рождения

От имени Президента Российской Федерации Владимира Путина и мэра города Наиля Магдеева юбиляра поздравил глава администрации Автозаводского района Айрат Хуснуллин.

Преобразователь частоты

Все преобразователи проходят контроль и имеют сертификаты с гарантией

На этом сайте представлены актуальные варианты, чтобы снять квартиру в Абакане на выгодных условиях

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *