Чаңгы спорты бәйрәме

Лаеш балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләрне кабул итте Безнең шәһәрдә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча Х Республика беренчелеге булды.

Лаеш балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләрне кабул итте

Безнең шәһәрдә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары буенча Х Республика беренчелеге булды.

Ярышларда Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорски, Нурлат, Минзәлә, Лаеш һәм Казаннан яшь чаңгычыларның 10 командасы катнашты.

Балаларны котлау өчен чаңгы базасына Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов килде. Ул чаңгычыларның спорт казанышларына омтылуларын яклады, үзенең чаңгы спорты белән мавыгуы турында сөйләде һәм спортның бу төренең чыныктыруын, характер һәм хезмәт сөю тәрбияләвен билгеләп үтте. Яшь спортчыларга киләчәктә бу спортны ташламауларын теләде, ул бары яхшы сыйфатлар тәрбияли.

Узышларда катнашучыларны Казанның гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге директоры Светлана Богова һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительлек бүлеге әйдәүче киңәшчесе Юлия Сергина тәбрикләде. Алар яшь спортчыларга уңышлы старт һәм җиңүле финиш теләделәр.

Ярышлар эмоциональ киеренкелек белән үтте – җиңү тантанасы һәм җиңелү ачысы. Димәк, көлүләр дә, сөенечләр дә, күз яшьләре дә булды. Ә иң мөһиме, барлык балалар үз остазлары, тренерлары, тәрбиячеләре игътибар үзәгендә һәм кайгыртуында булды.

Чаңгы ярышларыннан соң, судьялар командасы нәтиҗә ясаганда, балалар Лаешның истәлекле урыннары белән таныштылар һәм тамак ялгап алдылар. Бу хакта чараны оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Лаеш районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге кайгырткан.

Чаңгы ярышларында җиңүчеләрне котлау өчен Лаешка Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев килде. Үзенең котлау сүзендә ул кызлар һәм малайларның спорт энтузиазмына соклануын, аларның җиңүгә омтылуларын һәм теләкләренең көчле булуын әйтте. Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев балаларны уңышлы финишлары белән котлады. Мактаулы кунаклар бүләкләү тантанасына керештеләр. Ярышларда көч сынашкан бер генә команда да мактаусыз калмады. Беренчелекнең җиңүчеләре дә бар, әлбәттә.

Интернат-мәктәпләр араасында спорт әзерлеге буенча Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иң яхшы булды, алар беренче урында. Казанның №11 интернат-мәктәбе алардан аз гына калышып финишка икенче булып килде. Ә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында Лаеш балалар йорты беренче урын алды. Нурлат балалар йорты командасы икенче булды, Ә Лениногорски балалары өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләрнең барысы медальләр, грамоталар, шәхси һәм команда бүләкләре алдылар. Балаларга ясаган бүләкләре өчен оештыручылар иганәче – “Тулпар Аэро Групп” УК ЧҖҖ директорлар советы рәисе Азат Хәкимгә рәхмәт әйттеләр.

Шат йөзле малайлар һәм кызлар спорт бәйрәмен йомгаклап, бу бәхетле, чаңгы спортын яратучылар өчен узып баручы кышның шушы көнен истә калдыру өчен бергәләп фотога төштеләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Последние новости

Ремонт дорог в России: 31 тысяча километров обновлений за шесть лет

Нацпроект «Безопасные качественные дороги» продолжает улучшать инфраструктуру страны.

Резкое похолодание ожидается в Татарстане на выходных

Гидрометцентр предупреждает о метелях и сильном ветре.

Неделя ответственного отношения к здоровью в России

С 9 по 15 декабря россияне будут учиться заботиться о своем здоровье.

Частотник

Осуществляем поставку в оговоренные сроки, обеспечивая быструю отправку

На этом сайте представлены актуальные варианты, чтобы снять квартиру в Кунгуре на выгодных условиях

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *